«Милли мультfest» балалар кинофестивале җиңүчеләре бүләкләнә
7 декабрь көнне 11.30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Быел конкурсның оештыру комитетында 498 гариза теркәлгән. Катнашучылардан балалар өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Конкурста 7–17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнашты, дип хәбәр итә “Татаркино” матбугат хезмәте.
«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале татар телен, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау, яклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.
Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ, оештыручысы – «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.
Кинофестиваль өч этапта узды: 2024 елның 1 августыннан 1 ноябренә кадәр гаризалар кабул ителде. Жюри әгъзалары 1 ноябрьдән эшләде: тәкъдим ителгән картиналарга кино өлкәсендәге профессионаллар бәя бирде. Быел жюри составына «Татармультфильм» анимация студиясенең баш режиссеры Сергей Киатров, «ДАЛИНА графикс» Әлмәт студиясенең директоры һәм супервайзеры Айнур Дәүләтов, ТР атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Ирек Хафизов керде. Жюрины режиссер, сценарист, рәссам-куючы, анимацион курчаклар ясаучы рәссам, укытучы Игорь Хилов җитәкли, ул шулай ук балалар өчен Россиядә курчак анимациясе тарихы темасына мастер-класс үткәрәчәк.
««Милли мультfest» фестивалендә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Шуны әйтәсем килә: яшь авторларның барлык эшләре дә бүләкләүгә һәм югары бәягә лаек. Әмма, кызганычка каршы, бүләкләр саны чикләнгән, шуңа күрә жюри әгъзалары иң көчле эшләрне сайларга тырышырга тиеш. Ә бу җиңел түгел, чөнки без һәр эшкә яшь авторларның һәм аларның остазларының иҗади көчләре салынганын күрәбез. Шуңа күрә һәр катнашучыга һич кенә дә иҗатта тукталып калмаска һәм чын күңелдән эшләрен дәвам итүләрен телим!" – диде жюри рәисе Игорь Хилов.
«Милли мультfest» республика балалар кинофестивале республикабызның мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйгасына әверелде. Мондый чараларны уздыру безнең җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия: ул үсеп килүче буында креатив фикерләүне үстерүгә, балаларга яңа кызыксынулар табарга һәм үз потенциалын ачарга ярдәм итә. Фестиваль шулай ук бөтен республикадан килгән талантлы егетләрнең очрашу урыны да әле, анда алар тәҗрибә уртаклашалар, төрле идеяләр белән бүлешәләр, ди проект авторлары.
Фото: “Татаркино” матбугат хезмәте
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Декадада — арзанрак!
Хөрмәтле укучыларыбыз!

2025 елның беренче яртысына «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылу дәвам итә. Йөз елдан артык тарихы булган һәм укытучыларның өстәл китабы саналган «Мәгариф» журналы бүген дә куелган максатына һәм сайлаган мәсләгенә тугры кала, мәгариф хезмәткәрләренең киңәшчесе һәм ярдәмчесе булуын дәвам итә. Чагыштырмача яшь булуына карамастан, «Гаилә һәм мәктәп» журналы да яшь буынны тәрбия кылуда үзеннән бәяләп булмаслык зур өлеш кертә, укытучыларның, тәрбиячеләрнең һәм әти-әниләрнең тугры юлдашы санала.
Яраткан журналларыгызга язылырга онытмадыгызмы әле? Сезнең өчен күңелле яңалык: агымдагы елның 2 декабреннән алып 12 сенә кадәр журналларыбызга ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге тәкъдим итәбез.
Декада вакытында журналларга язылу бәяләре:
– «Мәгариф» (П2423 индексы) – 615,96 сум
– «Гаилә һәм мәктәп» (П2429 индексы) – 670,02 сум
– Альтернатив язылу бәясе (редакция аша) – 570 сум
– «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» комплекты (П2433) – 1213,14 сум
– «Ялкын»+ «Сабантуй»+ «Гаилә һәм мәктәп» комплекты (П2699) – 1483,68 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар