Логотип Магариф уку
Цитата:

«Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсына йомгак ясалды

«Гаилә» мәчетендә сигезенче тапкыр узган «Нәселебез шәҗәрәсе» конкурсына йомгак ясалды.

2026 елның конкурсына 30 дан артык эш килде. Эшләрне мәртәбәле жюри – Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Эльмира Сәлахова һәм фәнни хезмәткәр Халидә Баһаветдинова, шулай ук «Ядкяр» генеалогик үзәге» тарихи-шәҗәрә тикшеренүләренең автономияле коммерцияле булмаган оешма рәисе Айсылу Галиева һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакторы урынбасары Фәрит Нурмөхәммәтов бәйләде.

Бәйгегә Татарстан районнары белән беррәттән, Башкортстан, Оренбург төбәкләреннән дә бик теләп кушылдылар. Конкурс ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Мөселманнар» газетасы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР архив эше буенча дәүләт комитеты, ТР министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе, «Гаилә һәм мәктәп» журналы ярдәме белән «Гаилә» мәчете тарафыннан оештырылды.

Йомгаклау тантанасында мәртәбәле кунаклар – Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илгиз Сарманов һәм ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе консультанты Айсылу Имамиева та катнаштылар. Алар бәйгенең әһәмиятен, гаилә институтын үстерүдәге, нәсел тарихларын өйрәнүдәге ролен билгеләп үттеләр һәм киләчәктә дә дәвамлы булачагына өмет белдерделәр.

 

 

Җиңүчеләр:

Гран-при (Гомрә сәфәренә юллама) – Асия Гайнуллина (Оренбург).    1 урын – Рәхмәтуллина Нәфисә (Казан) 2 урын – Шәрифуллина (Кәлимуллина) Гөлгенә (Казан) 3 урын – Гарифуллин Вәкил (Чаллы) 3 урын – Абдуллина Сөмбелә (Казан) Төп җиңүчеләрдән кала, «Тарихта яшь буын» (балалар – Хәлилуллин Самат, Җәмдиһанова Ралинә, Хисмәтуллина Азалия) һәм «Иң өлкән катнашучы» (Әхмәдуллина Миннесәүдә, 93 яшь) номинацияләре билгеләнде.

Барлык катнашучыларга да – дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, призлы урын алучыларга – акчалата һәм истәлекле бүләкләр, Гран-при иясенә Гомрә сәфәренә юллама тапшырылды.

 

Фото – «Гаилә» мәчете матбугат хезмәте.

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ