Логотип Магариф уку
Цитата:

Питрәч районында берничә буын вәкилләре очрашты

Питрәч районы Татар Тау Иле авылында «Урам бәйрәме» узды. Бәйрәмгә Таулы, Комсомол урамнарында үскән авылдашлар җыелды. Бәйрәм оештырырга Миндубаевлар гаиләсе тәкъдим иткән, ә күрше-күлән, урамдашлар...

Питрәч районы Татар Тау Иле авылында «Урам бәйрәме» узды. Бәйрәмгә Таулы, Комсомол урамнарында үскән авылдашлар җыелды. Бәйрәм оештырырга Миндубаевлар гаиләсе тәкъдим иткән, ә күрше-күлән, урамдашлар хуплап алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Бәйрәмгә авылның шушы урамнарында туып үскән, хәзер инде читтә яшәүчеләр дә гаиләләре белән кайткан.  Урамда табын әзерләүгә һәркем үз өлешен керткән. Мул табын түрендә ак яулыклы әбиләр утырган һәм башка кунаклар да сый-нигъмәттән авыз иткән.
Авылда яшәүче Мансур Сафин баянда татар көйләрен уйнаган, Рамил Гобәйдуллин да гармунда уйнап кунакларны биеткән. Рөстәм Шакиров авылдашларына җырларын бүләк иткән, Илназ Гобәйдуллин авылга багышлап үзе язган җырын тәкъдим иткән. Бәйрәмгә җыелучылар хатирәләрне яңарткан, күмәк уеннарда катнашкан, яшьлек җырларын искә төшергән. 
«Милләт урамнан башлана. Гаҗәеп күңелле, тирән мәгънәле бәйрәмдә булдым. Хатынымның туган авылында  бер төркем авылдашлар урам бәйрәме – «Урам җыены» оештырган. Бер өстәл артында 4–5 буын вәкиле җыелды. Үз телебез, туган телебез, татар теле көне буе яңгырады. Миңа калса, телне, мәдәниятне, милләтне саклау менә шундый гади чаралардан – туган нигездән, туган авылдан, туган урамнан башлана», – дип язган продюсер Рифат Фәттахов Телеграм-каналда.

Фото: Гөлназ Гыйлемханова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ