Тәрбиячеләр уңышы
Санкт-Петербургта «Россия тәрбиячесе» дип аталган форум узды. Анда Татарстан вәкилләре дә чакырулы иде.
Чара кысаларында «Россия тәрбиячесе» XI конкурсы җиңүчеләрен тантаналы шартларда бүләкләү булды. Республикабыздан бу бүләккә Казандагы 7 нче балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова, 261 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Алсу Нуруллина һәм Яшел Үзәндәге 6 нчы бакчада балаларны татар теленә өйрәтүче Гөлнара Рахманова лаек булды.
Шунысын да әйтик: бу конкурсның башлангыч этабында бөтен Россиядән 4500 тәрбияче катнашты.
Альберт САБИР
Комментарийлар