Логотип Магариф уку
Цитата:

Tat Cult Fest фестивале быел Татарстан Милли китапханәсендә узачак

Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале 30 августта Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү — бушлай. Фестиваль – 12.00 сәгатьтә, төп вакыйга сәгать 1...

Бишенче яңа татар мәдәнияте Tat Cult Fest фестивале 30 августта Татарстан Республикасының Милли китапханәсе тирәсендә һәм эчендә узачак. Керү — бушлай. Фестиваль – 12.00 сәгатьтә, төп вакыйга сәгать 15.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 
«Быел фестиваль урынын алмаштыра. Казан Кирмәне белән дүртьеллык хезмәттәшлектән соң, Tat Cult Fest шәһәрнең иң популяр иҗтимагый урынын сайлый. Оештыручылар, Yummy Musiс лейблы һәм creeptone media продюсерлык компаниясе һәм китапханә арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты», – дип оештыручылар хәбәр итте. 
Китапханә алдындагы зур сәхнәдә Казанның рок-музыкантлары – Gauga төркеме, яңа вокалистлары Алинә Шәрипҗанова белән Yummy Music Band төркеме, синти-поп-квартет «Оммаж», Чаллы металистлары «Ак Бүре» төркеме, беренче татар рок-музыканты Дәниз Бәдретдин әйдәгән KGB төркеме, бурят этно-фьюжены вәкилләре Namgar төркеме һәм башкорт поп-фрешмены Тимур Ямалов чыгыш ясаячак.
360 градус форматында оештырылган кече сәхнәгә рэперлар Усал һәм K-Ru, яңа альбом әзерләүче Juna инди-фолк-төркеме, перкуссионистлар ансамблен чакырган qaynar лабораториясе, фестиваль өчен акустик программа әзерләгән Болгар металлының адептлары Baradj, сабр-попка нигез салучы noor дуэты, калмык этно-электропанк Hagrin төркеме, тамак белән җырлау остасы Радик Тюлюш җитәкчелегендәге тува-мәскәүлеләр «Чалама» триосы һәм Tat Kid Lab балалар җыры лабораториясе чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ