Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиаданың нәтиҗәләре билгеле
17 февраль көнне Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.
Җиңүчеләр һәм Гран-при ияләренә Бөтендөнья татар конгрессыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар татар теле буенча Халыкара олимпиадада катнаша алачак.
Олимпиаданың иҗади конкурсында Гран-при ияләре:
9 нчы сыйныф – Вероника Шәфәгатова (Свердловск өлкәсе),
11 нче сыйныф – Эльзана Бәдретдинова (Башкортстан Республикасы).
Татар теле буенча җиңүчеләр:
8 нче сыйныф – Риана Габтулхакова (Пермь крае),
8 нче сыйныф – Раил Шиһабиев (Төмән өлкәсе),
9 нчысыйныф – Азалия Әбелханова (Чуваш Республикасы),
9 нчы сыйныф – Виктория Сөнгатова (Чиләбе өлкәсе),
10 нчы сыйныф – Мәдинә Хансевярова (Ульяновск өлкәсе),
10 нчы сыйныф – Рузанна Мөхәммәдиева (Омск өлкәсе),
11 нче сыйныф – Гүзәл Юнкина (Пенза өлкәсе).
Татар әдәбияты буенча җиңүчеләр:
8 нче класс – Әнвәр Хавыев (Пермь крае),
9 нчы сыйныф – Иллария Садыйкова (Удмуртия Республикасы),
10 нчы сыйныф – Назлыгөл Кяпкянова (Чуваш Республикасы),
10 нчы класс – Сабина Османова (Әстерхан өлкәсе),
11 нче сыйныф – Эльзана Бәдретдинова (Башкортстан Республикасы).
Төбәкара олимпиада 14–17 февраль көннәрендә Казанда узды. Анда Россия Федерациясенең 22 субъектыннан (Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы, Мордовия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Башкортстан Республикасы, Әстерхан, Ульяновск, Пенза, Самара, Саратов, Свердловск, Оренбург, Омск, Новосибирск, Түбән Новгород, Киров, Курган, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае, Красноярск крае, Мәскәү шәһәре).
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлгы сайты
Комментарийлар