Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Татарстан яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара 17–31 августта Россиянең 79 төбәгендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.«Акцияне Россия балалар һәм я...


Татарстан яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Чара 17–31 августта Россиянең 79 төбәгендә узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




«Акцияне Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте оештыра. Аның вәкилләре педагогларның традицион август киңәшмәләрендә укытучыларны котлап открыткалар, чәчәкләр тапшырачак һәм мөһим эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерәчәк», - диелә хәбәрдә.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышы 19 августта Яшел Үзәндә узачак.
Татарстаннан тыш, «Рәхмәт, укытучы!» акциясе Алтай, Төньяк Осетия-Алания, Коми, Калмыкия, Адыгей, Хакасия, Саха (Якутия), Дагстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Тува (Тыва), Карелия, Удмуртия, Чечня, Чувашия, Карачай-Черкас республикаларында да узачак.
Акцияне Мәскәү һәм Санкт-Петербургта, Алтай, Ставрополь, Хабаровск, Приморье, Байкал аръягы, Красноярск, Краснодар, Пермь крайларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә хупладылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Илдар Гыйльметдинов: «Татарча укытуны бакчадан башламасак, мәктәптә генә тырышу авыр була»

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов балалар бакчасында ук татар телен...

Илдар Гыйльметдинов: «Татарча укытуны бакчадан башламасак, мәктәптә генә тырышу авыр була»

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов балалар бакчасында ук татар теленә кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте. «Балалар бакчасыннан башламасак, мәктәптә генә тырышу авыр булачак», – диде ул «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» республикакүләм форумында. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




«Иң зур игътибар балалар бакчаларына кирәк. Иң нечкә урыныбыз ул. Ике телле тәрбиячеләр балаларга кызык иттереп, уен, әкият, мультфильм формасында баланы кызыксындырса, ата-анасы белән эшләсәк, мәктәптә аннан соң укыту җиңелрәк. Безнең яһүди дусларыбызның бөтен укыту программалары нәни балаларга юнәлдерелгән. Биш яшькә кадәр балалар 3–4 телне үзләштерә ала, алар шундый программалар белән эшли», – дип, мисаллар китерде.
Илдар Гыйльметдинов, бүгенге законнар нигезендә, мәктәптә нинди телдә, нинди программалар нигезендә укытуны мәктәп үзе раслаганын әйтте. 
«Ата-аналарның мәктәпнең укыту программаларын сайлап алуда бер катнашы юк. Якынча тәкъдим ителгән укыту программаларын алсак, башлангыч класслар өчен бишесенең өчесендә туган телләр күрсәтелгән, урта мәктәптә алты укыту программасының яртысында туган телдә укыту программалары күрсәтелгән. Барысы да үзебездән тора. Каядыр сылтарга юк. Мәгариф системасы җитәкчелеге, мәктәп директорларының теләгеннән бик күп нәтиҗә килә», – дип ассызыклады. 
Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, Россиядә 24 тел укыту системасында, 57 тел предмет буларак өйрәтелә. 
«Тел соңгы вакытта сәяси мәсьәләгә әйләнеп китте. Федераль үзәктә кечкенә генә мәсьәләләрне хәл итү дә шуның кадәр кыен. Кызганыч, федераль үзәктә мәгариф системасында милли мәгарифне аңлаган кешеләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа яшермим: безгә бергәләп күп кенә мәсьәләләрне йөри-йөри, аңлата-аңлата, Кремльгә кадәр барып җитәрлек хәлдә эшләргә туры килә», – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ