Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән!

29 ноябрь Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне буларак билгеләнеп үтелә.

Шушы уңайдан бүген 17.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр  Казан шәһәре (Казан шәһәре, Горький шоссесы, 53а) һәм Түбән Кама шәһәре (Түбән Кама шәһәре, Химиклар пр.) телебашняларында тематик архитектура-сәнгати яктырту куелачак.

Шулай ук 29 ноябрьдә «Ак Барс Арена» футбол стадионы медиафасадында Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көненә багышланган тематик контент урнаштырылачак.

Фото: alkeevskiy.tatarstan.ru сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Насыйри укулары

Бүген Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә, «Насыйри укулары – Насыровские чтения» Халыкара фәнни-гамәли конференция кысасында, «Милләтнең йөзе – мәгърифәттә, иҗатта, фәндә» дип аталган симпозиум булып узды. Бу чара күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы алдыннан оештырылды.

Насыйри укулары

80 нче мәктәпнең укытучылар коллективы аныТатарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан федераль университеты, Каюм Насыйри музее белән берлектә гамәлгә  ашырды. 

Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  бүлек  башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты  директоры  вазифасын башкаручы,  тарих фәннәре докторы, профессор  Раил Фәхретдинов, техник фәннәр докторы, академик  Илдар Утәмышев, «Европа-Азия»  Халыкара гуманитар академиясе президенты, тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров,  «Туган якны өйрәнүче татар җәмгыяте» рәисе, профессор Альберт Борһанов, БТКның Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, педагогика фәннәре кандидаты, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, 80 нче  мәктәп директоры Роберт Мансуров, Казахстаннан  килгән галим һәм башкалар чыгыш ясады. 

Конференциядә  татар мәгърифәтчесе, олуг галим Каюм Насыйри һәм татар халкының башка танылган шәхесләре эшчәнлеге хакында да кызыклы фикерләр яңгырады. 

Шуны да әйтик: Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда татар халкының  күренекле галиме Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтү турында Указны имзалаган иде. 

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ