Татарстанда беренче тапкыр яшь экологлар слёты узачак
21–23 август көннәрендә Тукай районындагы «Саулык» савыктыру-белем бирү комплексында беренче төбәк «Яшь экологлар» слёты узачак. Чарада республиканың төрле почмакларыннан 100 яшь эколог, аларның остазлары һәм табигатьне саклау мәсьәләләренә битараф булмаган һәркем катнаша ала.
Слётта команда булып катнашырга мөмкин. Бер төркемдә 8–17 яшьлек 2–9 укучы һәм 18 яшьтән олырак бер өлкән остаз булырга тиеш. Оештыручылар бай программа әзерләгән: фәнни-тикшеренү практикумнары, лекцияләр, проект сессияләре, уен һәм спорт чаралары, интерактив зоналар.
Слётта катнашу өчен 5 июльгә кадәр күрсәтелгән сылтама буенча гариза тапшырырга һәм ике конкурс биремен үтәргә кирәк:
- командагыз белән таныштыру посты язу;
- команда портфолиосын өстәү.
Эшләр 5 августка кадәр тикшереләчәк. Сайлап алу узучылар җәй ахырында уза торган слётка юллама алачак.
Тулырак мәгълүмат — слётның рәсми сайтында.
Белешмә: Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте – «Алдынгылар хәрәкәте» Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Оештыру җыелышы 2022 елның 20 июлендә узды. Мәскәүдә узган I съезда делегатлар 12 эш юнәлешен һәм 11 уртак кыйммәтьне раслады, шул исәптән: «Тормыш һәм намус», «Патриотизм», «Игелек һәм гаделлек», «Иҗат хезмәте», «Ныклы гаилә». Хәрәкәтнең миссиясе: «Россия белән булу», «Кеше булу», «Бергә булу», «Хәрәкәттә булу», «Беренчеләр булу». Хәрәкәткә 6 яшьтән башлап керергә мөмкин.





Комментарийлар