Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә максатчан чаралар уза

Түбән Камадагы «Веста» гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәге белгечләре республикабызда игълан ителгән Цифрлаштыру елы уңаеннан «Компьютер  – минем дустым» курсы буенча  чара уздырды.Анда ба...

Түбән Камадагы «Веста» гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү үзәге белгечләре республикабызда игълан ителгән Цифрлаштыру елы уңаеннан «Компьютер  – минем дустым» курсы буенча  чара уздырды.
Анда балигъ булмаган балалар катнашты. Социаль хезмәткәрләр аларга цифрлаштыруның нәрсә икәнен, аның әһәмиятен аңлаттылар. Борынгы заманнарда  кешеләр үзара аралашу, бер-берләренә хәбәр җибәрү  өчен төрле тавышлар, төтен, рәсемнәр, ташлар җибәргәннәр, карлы җирләрдә махсус эз калдыра торган булганнар. Соңыннан аерым тамгалар, иероглифлар барлыкка килгән. Агач кайрысы, каен тузы кулланып, үзара хәбәр алышканнар,  бу технология бер урында гына тормаган, алфавит һәм кәгазь барлыкка килгән. Компьютер заманында кешелек тормышы аеруча зур үзгәрешләр кичерә,  гади кебек тоелган бу  җайланмалардан башка үзебезне күз алдына да китерә алмыйбыз, бөтен мәгълумат шунда тупланып бара.  
Болар хакындагы яңалыкларны ирештергәннән соң, әлеге үзәк белгечләре балаларны компьютер белән эшләү серләренә өйрәтте, үзара фикер алыштылар.

Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ