Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда урманнарны саклыйлар

Татарстанда быелның язгы урман культуралары сезоны тәмамланды. Аның кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан 1522,7 гектар мәйданда урманнарны торгызу һәм үстерү эшләре башкарылган.

Исегезгә төшерәбез: әлеге чаралар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектында каралган. Урман үстерү 2024 елда «Экология» илкүләм проекты буенча республикада 2174 гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үстерү гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге.

Шул ук вакытта Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелгән. Әйтик, 2140 гектар мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 21,4 гектарда – урман питомникларында орлык чәчү эшләре.

«Чыршы, нарат, карагай, имән, каен һәм корычагач орлыклары чәчелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Җәй көне питомникларда чәчүлекләрне карау буенча сезонлы эшләр башкарылачак: чүпләр уталачак, туфрак йомшартылачак, сирәкләү, су сибү һәм тукландыру эшләре үткәреләчәк».

Җәйге һәм көзге чорда республикада урманнарны табигый ысул белән торгызу, урман культураларын агротехник карау, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын тулыландыру һәм 2025 елгы культурага туфрак әзерләү эшләре башкарылачак.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ