Логотип Магариф уку
Цитата:

Тавык ите белән суган рулеты рецепты

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллинадан тавык ите белән бергә пешерелгән суган рулеты рецептын тәкъдим итәбез.Тавык итен сарымсак, тоз, майонез, тәмләткечләр белән болгатып бер сә...

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа Зәйнуллинадан тавык ите белән бергә пешерелгән суган рулеты рецептын тәкъдим итәбез.
Тавык итен сарымсак, тоз, майонез, тәмләткечләр белән болгатып бер сәгатькә яки төнгә суыткычка куярга кирәк.
Тавыкны табада кыздырырга, әмма пешәр-пешмәс калса яхшырак, чөнки рулет белән дә пешә.
Табада кишер, суган, помидорны май салып, кыздырып алырга, аннары бераз су өстәп томалап пешерергә.
2 йомыркага токмач камыры басарга, җәяргә. Яшел суганны турарга һәм җәймәгә сибеп чыгарга, өстенә угычтан атланмай уарга, рулет итеп төрергә һәм кисәргә җайлы булсын өчен туңдыргычка куеп торырга.
Кәстрүль төбенә тавык итеп, аның өстенә кишер белән суганны салырга. Аннары рулетны кисәргә дә шунда ук аларны тезеп чыгарга, бераз гына су салырга һәм сүрән утта 30-35 минут пешерергә.

Чыганак: Интертат.ру

Фото: https://www.instagram.com/ismegull/

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Казанда бер кешене машина түбәсенә бәйләп йөрткәннәр

ЮХИДИ инспекторлары социаль челтәрләрдә Mazda йөртүчесенең автомобиль түбәсенә бер кешене скотч белән бәйләп, аны Казан үзәге буйлап йөрткән видеоролигын күрделәр.Полицейскийлар ролик төшерелгән вакыт...

Казанда бер кешене машина түбәсенә бәйләп йөрткәннәр
ЮХИДИ инспекторлары социаль челтәрләрдә Mazda йөртүчесенең автомобиль түбәсенә бер кешене скотч белән бәйләп, аны Казан үзәге буйлап йөрткән видеоролигын күрделәр.
Полицейскийлар ролик төшерелгән вакытны һәм машина хуҗасын ачыклаган. 30 яшьлек шоферга машина йөртү кагыйдәләрен сакламаган, кабинадан читтә пассажир йөртү, куркынычсыз каешын эләктермәгән, шулай ук ут приборларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штраф салды.
Моннан тыш, видеоролик төшергән KIA автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры административ җаваплылыкка тартылган. 
Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ