Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыны «кәгазь боткасы»ннан кем коткарыр?

Кайсы гына мәктәпкә барып чыкма, укытучыларның күбесеннән: «Туйдырды инде бу «кәгазь боткасы»! Нинди генә кәгазь тутырттырмыйлар да, өстәгеләр укытучыдан нинди генә белешмә сорап тинтерәтми инде. Юньл...

Кайсы гына мәктәпкә барып чыкма, укытучыларның күбесеннән: «Туйдырды инде бу «кәгазь боткасы»! Нинди генә кәгазь тутырттырмыйлар да, өстәгеләр укытучыдан нинди генә белешмә сорап тинтерәтми инде. Юньләп укытырга, укучыларга тәрбия бирергә вакыт та калмый. Кәгазең тутырмас идең, эшләгән эшеңне төрле конкурс, олимпиадаларда катнашып алган сертификат, дипломнарга карап бәялиләр, шуңа карап, хезмәт хакын түлиләр», – дигән зар-уфтану сүзләрен ишетәсең. Һәм мондый хәл соңгы бер-ике елда килеп чыккан нәрсә түгел. Укытучы халкы, инде ачуым килмәгәе, дистә еллар гына зарланмый торгандыр. Өстәгеләр, алар зарын ишеткәнгә салышып, мондый кәгазь волокитасына чик куелачак дип, тау-тау вәгъдә бирә инде үзе. Тик менә укытучы халкының җелегенә үткән кәгазь тутыру проблемасының гына, нәкъ Крылов мәсәлендәге арбадай, урыныннан селкенергә уенда да юк дияр идем дә... Инде тагын күңел юаткыч бер хәбәр: «Төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда педагогик хезмәткәрләр әзерли торган документлар исемлеген раслау турында» боерык проекты фикер алышу өчен җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Анда тугыз документны расларга тәкъдим ителә:

  1. Уку предметының, уку курсының (шул исәптән дәрестән тыш эшчәнлек), уку модуленең эш программасы.

  2. Өлгерешне исәпкә алу журналы.

  3. Дәрестән тыш эшчәнлек журналы.

  4. Индивидуаль уку планы.

  5. Тәрбия эше планы.

  6. Баланың килгән яки килмәгән көннәрен исәпкә алу журналы.

  7. 1999 елның 24 июнендәге 120-ФЗ номерлы «Балигъ булмаганнарның караучысыз калуын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законның        5 нче маддәсендә күрсәтелгән затларга карата индивидуаль профилактика эшен үткәрүне исәпкә алу материаллары.

  8. Укучының характеристикасы (соратып алган очракта).

  9. Төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы һәм әлеге оешмаларның территориясеннән читтә шәхес формалаштыру эшчәнлеген алып бару турындагы документлар.


Боерык 2022 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк икән.
Карап карыйк, җәмәгать. Укытучы халкына никадәр җиңеллек китерер икән бу боерык? Әллә чираттагы күңел юаткыч кына булып калырмы?!

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ