Ун балалы аналарга «Герой-ана» исеме һәм 1 миллион сум акча биреләчәк
Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр и...
Россия Президенты Владимир Путин ун һәм аннан күбрәк бала тудырган һәм тәрбияләгән РФ гражданнары –Россия хатын-кызларына «Герой-ана» исемен бирүне гамәлгә кертте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«10 һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән, Россия Федерациясе гражданины булган анага «Герой-ана» исемен гамәлгә кертергә», – диелә карарда.
Бу исемгә лаек булучылар аерым билге, грамота һәм 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк алачак.
Моннан тыш, Президент бүләкләнүчеләрне «Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләүне йөкләде. Ата-аналарның берсе 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Исегезгә төшерәбез: бу бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тудырып үстерүче яки уллыкка алучы ата-аналарга бирелә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар
«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Әлки районында алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүлә...

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Әлки районында алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк ителсә, соңгы елларда тәүге тапкыр укырга баручы барлык малай-кызларга тапшырыла башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Быел районда 182 бала беренче сыйныфка бара. Аларның күбесен район мәдәният йортына махсус тантанага чакырдылар.

Мәктәп портфельләре тапшырылганчы, район мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга әкият күрсәттеләр. Сабыйлар артистларга кушылып биеделәр, кул чаптылар, рәхәтләнеп бертавыштан алар сорауларына җавап бирделәр.
«Кадерле беренче сыйныф укучылары, мин сезне барыгызны да беренче Хәйрия бәйрәме белән котлыйм. Күрәм: быел беренче тапкыр баручы балалар бик тәртиплеләр, олылар әйткәнне тыңлыйлар. Димәк, сез бик әйбәт укыячаксыз букчаларыгызда бишлеләр күп булачак. Иң мөһиме: әйбәт, булдыклы, максатларга ирешүчән балалар булып үсегез. Мәктәпне тәмамлагач, күңелегезгә якын һөнәрләр алып, районыбызга кайтып эшләсәгез иде. Сез безнең киләчәгебез!» – диде район җитәкчесе Александр Никошин.

Фото: «Әлки хәбәрләре»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар