«Видимо-невидимо» театраль-педагогик проекты үз эшен башлап җибәрә
Татарстанда 25 октябрь -3 ноябрь көннәрендә «Живой город» фонды һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проекты үткәреләчәк дип хәбәр итә «Живой город» фонды матбугат хезмәте.
Режиссер, драматург һәм хореографлардан торган өч иҗади төркем авыл мәктәпләре укучылары катнашында «шәһәрлеләр театры» форматында спектакльләр иҗат итү максаты белән көзге каникулларда Балтач районының өч авылына юл тотачак. Спектакльләр 31 октябрьдә ата-аналар, укытучылар һәм катнашучы егет-кызларның дуслары өчен авылларда күрсәтеләчәк.
Быел проектта Балтач районының 3 мәктәбе – Нөнәгәр, Бөрбаш һәм Чепья авылы мәктәпләре катнашачак. Казан режиссер, драматурглары Динә Сафина, Булат Минкин, Камилә Растумханова, режиссер һәм мөгаллимнәр Дарья Гуськова белән Юрий Блинов, хореограф Эдуард Хәбибуллин укучыларга ярдәмгә киләчәк. Проектның продюсеры — Надежда Конорева (Мәскәү). Спектакльләр 3 ноябрьдә MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк, тамашачылар өчен керү түләүсез (теркәлү буенча). 4 ноябрьдә проектта катнашкан укучыларны Казанда мәдәни программа көтә.
Фото: «Живой город» фонды матбугат хезмәте.
Комментарийлар