Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә дәваланучы дин кардәшләре өчен намаз уку бүлмәсе эшли башлады. Берничә көн элек шул ук хастаханәдә православ динен тотучылар өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылган иде....


Югары Ослан район үзәк хастаханәсендә дәваланучы дин кардәшләре өчен намаз уку бүлмәсе эшли башлады. Берничә көн элек шул ук хастаханәдә православ динен тотучылар өчен дә гыйбадәт бүлмәсе ачылган иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.




Әлеге бүлмәләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан митрополиясе арасында хезмәттәшлек турында өчьяклы килешү кысаларында булдырылды. 
Намаз уку бүлмәсе төзекләндерелгән, келәм җәелгән һәм бүлмә суык вакытта җылытыла. Дин кардәшләр биредә тыныч урында биш вакыт намаз укый, сәламәтлек сорап дога кыла, дини әдәбият укый ала.
Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә Татарстан Республикасының барлык район хастаханәләрендә дә диярлек намаз уку бүлмәләре бар. Моннан тыш, намаз уку өчен 2 бүлмә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә (Чаллы) эшли. Казанда зур медицина учреждениеләрендә шулай ук намаз бүлмәләре бар, болар – МКДЦ, РКБ, ДРКБ, Республика клиник онкология диспансеры, 7 нче поликлиника.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ