Мәктәпкә барасым килми!
Әгәр уку елы алдыннан бала шундый сүзләр әйтеп ташлый, мәктәпне белем дөньясына кызыклы сәяхәт итеп кабул итми икән, уйланырга нигез бар. Бала мәктәпкә барырга теләмәгән очракта, әти-әниләр, педагоглар нәрсәне истә тотарга тиеш?
Камчы урынына тәмле тел
Балалар бакчасыннан соң 1 нче сыйныфка барганда, бала яңа тормыш шартларына җайлашу чорын уза: аның аралашу мохите үзгәрә, әйләнә-тирәдә яңа кешеләр барлыкка килә, башка бурычлар туа. Мәктәп куйган таләпләргә күнегү дә балалар өчен җиңел бирелми. Билгеле, режимны үтәү, дәрестә игътибарны читкә юнәлтмичә утыру, укытучыны бирелеп тыңлау, белем алудан тыш, таныш булмаган дуслар, өлкәнрәк укучылар белән аралашырга өйрәнү бала өчен күпмедер дәрәҗәдә стресс тудыра.
Яза, укый һәм саный белү – мәктәпкә кергәндә иң мөһиме түгел. Иң мөһиме – баланың укуга карата психологик әзерлеге, яңа белемнәр алу теләге һәм омтылышы. Социаль аралашу күнекмәләре дә булачак укучы өчен зур әһәмияткә ия. Мондый кыенлыкларны һәр укучы да җиңел һәм тиз генә җиңә алмый. Шуңа күрә бу вакытта баланың мәктәпкә йөрергә теләмәве табигый. Ата-аналар балага «йомшак» адаптация чорын тәэмин итәргә, яңа тормыш шартларын җиңәргә ярдәм итәргә тиеш.
Һәрбер укучы өчен адаптация чоры төрле: ике атнадан алып бер елга кадәр. 1 нче сыйныф укучыларында мәктәпкә җайлашу бер айдан алты айга кадәр бара, дип санала. Шуңа күрә ата-аналарны балаларның киреләнүләре, күз яшьләре куркытмаска тиеш. Әти-әниләргә мәктәпкә барганчы ук, баласы белән сөйләшергә, мәктәп уенын уйнап, анда кызыксыну уятырга кирәк. Уен балага мәктәптә нинди эшләр башкарачагын, дәрес вакытларын, дөрес утыруны, кул күтәрүне күзаллау өчен файдалы. Әгәр бала мәктәпкә барудан баш тарта икән, ул үзенең яңа урыннан, таныш булмаган кешеләрдән курыкканлыгын күрсәтә. Шул рәвешле, мондый вакытта баланың кәефен күтәрү мөһим. Мәктәп – яңа дуслар табу, күп нәрсәләргә өйрәтә торган кызыклы урын, дигән сүзләр аша күңеленә юл салу ата-анадан да тора. Мәҗбүр итүдән, ачуланудан сакланыгыз, сабыр булыгыз! Бары тик җылы сүзләр, ышаныч һәм мәхәббәт аша гына баланы мәктәпкә җәлеп итеп була. Кайчагында ата-аналар мәктәпне, берничә өстәмә секцияне, түгәрәкләрне берьюлы колачларга тырыша. Балага авырлык китермиме бу? Барысы чамалы булырга тиеш. Бу бигрәк тә спорт белән шөгыльләнүче балаларга кагыла.
Мәктәпкә кергәндә укый, яза һәм саный белү – иң мөһиме түгел.
Укырга мәҗбүр итеп булмый
Баланы мәктәпкә йөрергә мәҗбүр итәргә була, ләкин аны укырга мәҗбүр итеп булмый. Дәрес темасын вакытында үзләштермәү, уку материалына тискәре мөнәсәбәт, мәктәп предметларыннан артта калу кебек кыенлыклар килеп туса, балага әти-әни, репетитор, укытучы ярдәмгә килә ала. Укучының мәгълүматны (күрү, ишетү) ничек кабул итүен, игътибарлы булуын, уку вакытында үз-үзен тотышын, контрольдә тота алуын-алмавын нейропсихолог бәяләчәк. Әгәр бала белән еш кына сыйныфташлары арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса яки укытучы белән элемтә җайга салына алмаса, бу баланың мәктәпкә тискәре мөнәсәбәтен чагылдыра. Стресс кичергәндә яки арыганда балага уку авыр бирелә. Мәсәлән, өйдә гел тавыш чыкса, әти-әнисе хәтта аерылышу чигендә үк торса, баланың укуга теләге калмаячак. Шулай ук эшне дә аның яшенә карап кушарга, аны спорт йөкләнешеннән сакларга киңәш ителә.
Балагызга ышаныгыз!
Кайвакыт мәктәпкә барырга теләмәү катлаулы яшүсмерлек чоры белән дә бәйле. Үсмерләрдә яшьтәшләре белән аралашу, тормышта үз урыныңны билгеләү максаты беренче урында тора. Бу чорда укуга кызыксыну кимү, ата-аналар һәм укытучыларның абруе югалу күзәтелә. Болар – баланың мәктәпкә мөнәсәбәтенә йогынты ясаучы сәбәпләрнең берсе. Олылар шуны истә тотарга тиеш: үсмерләр өчен әти-әниләре белән эмоциональ элемтә, ышанычлы мөнәсәбәт мөһим. Ышанычлы мөнәсәбәтләр балага шәхси проблемалары яки борчулары булганда, киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Үсмерләрнең физиологик үзгәрешләрен дә онытмаска кирәк: аларның кәефе еш үзгәреп тора, тиз арыйлар – болар барысы да өстәмә психологик йөкләнеш тудыра һәм укуга зыян сала, мәктәпкә мөнәсәбәтне үзгәртә.
Тормыш мәктәп тирәсендә генә кайнамый
Укуда зур йөкләнеш, югары таләпләр бары уңышсызлыкка, өлгерешсезлеккә генә китерәчәк. Кайчагында баладан яхшы билгеләр, өлгереш таләп итү урынына, аның игътибарын һөнәр сайлауга юнәлтү файдалырак, дип уйлыйм. Мисал өчен, әгәр бала әдәбият белән кызыксына икән, аңа журналистика турында аңлатырга, күрсәтергә кирәк. Баланың әйләнә-тирәсендәге дусларына, кем белән аралашуына да игътибар итү мөһим. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр бит. Охшаш кызыксынулары булган, уңышка омтылучы яшьтәшләр күбрәк укуга мотивацияләчәк.
Белгеч буларак, мин иң элек күңелгә ятышлы шөгыль табарга киңәш итәм. Балаларга идеяләрен тормышка ашыруда ирек бирегез. Яраткан эш белән шөгыльләнү мөмкинлеге психологик ресурс булып тора, тормышка карата уңай хис-кичерешләр һәм энергия тудыра. Нәкъ менә бу энергия авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Тормыш мәктәп тирәсендә генә кайнарга тиеш түгел. Яраткан шөгыль һәм иҗат өчен вакыт бирү баланың активлыгын, белемгә омтылышын үстерәчәк.
«Мин сине ишетәм, балам»
Бала белән күбрәк сөйләшегез! Күзләр, караш, аңлау аша үзара җылы элемтә урнаштырырга кирәк. «Мин сине тыңлыйм», «Мин синең белән», «Мин сиңа ышанам» кебек тылсымлы сүзләр балага бик уңай тәэсир итә. Танылган психолог Юлия Гиппенрейтерның «Актив тыңлау» методы да яхшы. Актив тыңлау ата-аналарның балалар һәм өлкәннәрнең бер-берсе белән тирән элемтәләрен җайга салырга, төрле конфликтларны чишәргә ярдәм итә. Проблемалар турында сөйләшергә, шик-шөбһә белдермичә: «Әйе, мәктәптә һәрвакытта да күңелле түгел. Аңлыйм, өй эшләрен башкару җиңел түгел... Бу тема чыннан да бик катлаулы...» – дип, аның хәленә керегез. Шул вакытта бала үзен ялгыз хис итмәячәк.
Ата-ана колагына:
Совет психологы Лев Выготский фикеренчә, бала үзен һәм эшләрен тиз һәм җиңелрәк оештырырга өйрәнсен өчен, искә төшереп торучы рәсемнәр, эш исемлеге төзү ярдәм итәчәк. Танылган психолог Юлия Гиппенрейтерның «Актив тыңлау» методы да яхшы.
ФАКТ
Һәрбер укучы өчен мәктәпкә җайлашу чоры ике атнадан алып бер елга кадәр, ә 1 нче сыйныф укучыларында бер айдан алты айга кадәр дәвам итә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА әзерләде
Комментарийлар