Йомырканы нәрсә алыштыра ала?
Һәрбер хуҗабикәнең көндәлек тормышта куллана торган серләре бар.
Шулай ук һәр хатын-кызның аеруча уңышлы килеп чыккан камыр ашлары бар. Аш-суга оста булган хуҗабикәләрнең кайбер киңәшләренә күз салыйк әле.Әгәр суыткычта йомырка калмаган булса, нишләргә? Шушы сорауга бүген алар җавап бирә.
Йомырканы нәрсә алыштыра ала?
Әче камырга:
1 йомырка — 2 аш кашыгы бәрәңге яки кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы коры сөт, 2 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы су, 2 чәй кашыгы пекарня порошогы.
1 йомырка — 1 аш кашыгы сөт, ярты аш кашыгы сода, лимон согы.
1 йомырка — 2 аш кашыгы сөт, 1/4чәй кашыгы көпшәкләгеч (разрыхлитель).
Татлы камырга:
1 йомырка — изелгән 1 банан.
1 йомырка — 3 аш кашыгы чикләвек мае.
1 йомырка — 2 аш кашыгы суда җебетелгән солы лачаулары (хлопья).
1 йомырка — 3 аш кашыгы майонез.
Фото Ника Фьюингса на Unsplash
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Дмитрий Чернышенко: «Казан «Киләчәк уеннары»на югары дәрәҗәдә әзер»
Россия Президенты Владимир Путин бу ярышларны киберспорт буенча дөньяда иң масштаблысы дип атады.
Татарстан башкаласы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын югары дәрәҗәдә уздырырга әзер. Бу хакта Россия премьер-министры урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы «Матч ТВ» телеканалына сылтама белән.
«Без бүген көне буе Татарстан Рәисе белән эшләдек, барлык объектларга йөреп чыктык һәм аларның оператив әзерлеген тикшердек. Әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм планнарга туры килүен раслыйм», — дип билгеләп үтте Россия вице-премьеры «Громко» программасы эфирында.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы инфраструктура һәм тәҗрибә «Киләчәк уеннары»н югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.
«Халыкара һәм Бөтенроссия чараларын үткәрүдә безнең тәҗрибә зур. Бездә әлеге чаралар өчен җитди дәрәҗәдә инфраструктура бар», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Рәисе.
«Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда рәсми рәвештә 21 февральдә ачыла һәм 3 мартка кадәр дәвам итә. Беренче ярышлар бүген үк башланды. Турнирда барлыгы 107 илдән 2 меңнән артык спортчыны берләштергән 282 халыкара команда катнаша. Алар 21 дисциплинада ярышачак.
Россия Президенты Владимир Путин бу ярышларны киберспорт буенча дөньяда иң масштаблысы дип атады. Ул үзе һәм кайбер чит ил лидерлары ачылу тантанасына килергә ниятли. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда узачак «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре уеннары тарихта зур эз калдырыр, дип ышануын әйтте. Казан мэры Илсур Метшин »Киләчәк уеннары» цифрлы яңа Олимпиада булыр» дигән өмет белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар