Логотип Магариф уку
Цитата:

1 февральдән беренче бала өчен ана капиталының күләме артачак

2024 елның 1 февраленнән ана капиталының күләме 7,5 процентка индексацияләячәк.

Быел баланың тууы яки уллыкка алуы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган дәүләт ярдәме – ана капиталын алу буенча нинди үзгәрешләр көтеләчәк?

2024 елның 1 февраленә кадәр ана капиталы күләме беренче балага  586,9 мең сум булса, икенче балага 775,6 мең сум яки, әгәр элек гаилә беренче балага түләү алган булса, 188,6 мең сум тәшкил итә иде.

Социаль фондның Татарстан бүлекчәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 февраленнән ана капиталының күләме  7,5 процентка индексацияләячәк. Дәүләт ярдәменең бер өлешен саклап калган гаиләләрнең ана капиталы шулай ук артачак. Матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, сертификатның кулланылмаган суммасы күбрәк булган саен, өстәмә акча күбрәк булачак.

1 февральдән беренче бала өчен ана капиталының күләме  631 мең сумга, икенче бала өчен 833,8 мең сумга артачак.

Ата-аналарга кулланылмаган ана капиталы буенча мәгълүматны дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин.

 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ