Логотип Магариф уку
Цитата:

1 ноябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачак

Кайбер категория пенсионерларның 1 ноябрьдән пенсияләре артачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Плеханов исемендәге университетның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская,  д...


Кайбер категория пенсионерларның 1 ноябрьдән пенсияләре артачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Плеханов исемендәге университетның статистика кафедрасы доценты Ольга Лебединская,  дип хәбәр итә Татар-информ. 




Эксперт сүзләренчә, күмер сәнәгате һәм авиациясе хезмәткәрләренең пенсияләре яңадан исәпләнәчәк, шул рәвешле артачак. 
Лебединская әйткәнчә, өстәмә түләүләр күләме махсус стажның озынлыгына, хезмәт хакы күләменә һәм Россия пенсия фонды бюджетына эш бирүчеләрдән кергән өстәмә тарифлар буенча взнослар суммасына бәйле.
2023 елдан башлап әлеге мәгълүмат шәхси исәпкә алу мәгълүматлары буенча расланачак, дип өстәде ул.
Эксперт билгеләп үткәнчә, күмер сәнәгате һәм авиация хезмәткәрләренең түләү күләме аена уртача 4,7 мең һәм 21,2 мең сум тәшкил итә. Өстәмә түләү күләме эш бирүче күчергән взнослар санына бәйле булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ