Логотип Магариф уку
Цитата:

143 нче мәктәп укучылары эзләнүдә

Кичә Яңа Савин районының 143 нче гомуми урта белем мәктәбендә  «Иң мөһиме турында әңгәмәләр» курсы кысаларында «Музыка көне» темасына багышланган тематик дәресләр узды. Мәктәп педагоглары  у...

Кичә Яңа Савин районының 143 нче гомуми урта белем мәктәбендә  «Иң мөһиме турында әңгәмәләр» курсы кысаларында «Музыка көне» темасына багышланган тематик дәресләр узды. Мәктәп педагоглары  укучыларны музыканың төрле жанрлары белән таныштырды, кеше тормышында  җыр-моңның  мөһим урын алып торуын сөйләде.
Укучылар дәрес барышында  татар, рус композиторларының әсәрләреннән өзекләр тыңлады,  Россия халыкларының фольклор җырларының төрлелеге белән танышты, шулай ук халык музыка уен кораллары хакында күп мәгълүматлар белде.
Ә бүген исә мәктәптә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Таза-сау йөгерү» акциясе  үтте.  «Мөстәкыйль балалар» проекты кысаларында узучы акциядә «Яхшылыкның салават күпере» исемле отряды  әйдәп баручы команда булып катнашты, 5 нче «А» сыйныфы укучылары исә дуслары, сабакташлары өчен көенеп утырды.  Акциянең максаты наркотикларга каршы актив гражданлык  позициясендә торудан гыйбарәт иде. Балалар спорт залында кросста йөгерде,  шулай ук алдагы дәресләрдә  тизлеккә чабарга да теләк белдерде. 5 нче сыйныф укучылары Дамир Йомагулов, Элдиниз Макукин һәм Тимур Тугушев акциянең иң актив йөгерешчеләре булып танылды.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ