2018 нче елда Татарстанда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча бирелә
Киләсе елда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча каралган. Моның хакта журналистларга РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.Быел Казан...
Киләсе елда мәктәпләр төзелешенә 25 млрд сум акча каралган. Моның хакта журналистларга РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.
Быел Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә, Арча районында өч зур мәктәп сафка бастырылды. Әлеге мөһим программа 2018 нче елда да дәвам итәчәк.
Депутат фикеренчә, 25 млрд сум ул аз, ел дәвамында тагын өстәмә акча бүленергә тиеш. Татарстанда белем учакларында ихтыяҗ зур. 100дән артык мәктәптә укыту ике сменада алып барыла. Казанда мондый 60 тан артык мәктәп бар.
Комментарийлар