Логотип Магариф уку
Цитата:

23 нче лицейда бииләр дә, театр да карыйлар

Яңа Савин районындагы 23 нче лицейда сабыйлар өчен берсеннән-берсе кызыклы проектлар тәкъдим итү матур гадәткә әйләнеп бара. Әйтик,   узган ел укытучылар,  балалар өчен «Сөйлә» дигән&nb...

Яңа Савин районындагы 23 нче лицейда сабыйлар өчен берсеннән-берсе кызыклы проектлар тәкъдим итү матур гадәткә әйләнеп бара. Әйтик,   узган ел укытучылар,  балалар өчен «Сөйлә» дигән  проект оештырып, бөтен башкала мәктәпләрен шаккатырган иде. Аның нигезендә, Галиәсгар Камал исемендәге  академия театрының танылган актрисасы Миләүшә Шәйхетдинова,  башлангыч һәм өлкән сыйныф  укучылары арасыннан  ике төркемнән торган театр сөюче  татар балаларын туплап, аларны  ел дәвамында туган телдә  басымнарны  сүзләрнең басымнарына дөрес  ясап, ачык дикция белән, сәнгатьле  итеп сөйләшергә, фикер йөртергә  өйрәтте.   26 апрельдә, нәкъ бөек Тукай туган көндә, «Сөйлә» түгәрәгенә йөрүчеләр актлар залында яшьтәшләренә Тукай шигырьләреннән, аның шигырьләренә язылган җырлардан  композиция  тәкъдим  итте.  Халык артистының кулы җиңел булды – залда утырган сабыйларның гына түгел, хәтта укытучыларның да  ул көнне үз туган телләренең  чишмә тавышы  кебек  саф яңгырашына таң калып  утырган иде. Милли тәрбя буенча директор урынбасары Гөлнара ханым Лазарева башлангычында быелгы уку елында тагын бер яңа проект эшләп киткән.  Ул «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип атала.  Бу проект буенча, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле  биючесе  Айнур Шакиров нәкъ шундый ук, әмма монысында биергә яратучы егермешәр баладан торган ике төркем туплап, аларны татарча биергә өйрәтергә керешкән. Айнур абыйлары  эшен башлаганчы, әүвәл үк балаларга татар биюенең тарихы белән таныштырган, бию хәрәкәтләрендә нинди мәгънәләр яшеренүен сөйләгән. Түгәрәккә йөрүче сабыйлар хәзер көзге каникул алдыннан куелачак концертта  ялгыз һәм күмәк биюләр күрсәтергә хыяллана.
Лицейда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә  театр  сәнгатен дә  якын итәләр. Ниятләрен тормышка ашыру өчен  узган ел Түбән Кама татар дәүләт драма театры белән  елга бер тапкыр уку йортында спектакльләр  күрсәтергә сөйләшкән булганнар.  Әйткән сүз – аткан ук,  дигәндәй,  узган шимбәдә  Түбән Кама театры коллективы  кече  һәм урта яшьтәге сабыйлар өчен берьюлы ике спектакль  уйнады. Рус һәм татар балалары һәм аларның әти-әниләренең  үтенече буенча Туфан Миңнуллинның Рафил Зәйнуллин куелышындагы  “Һау-һау -һау” тамашасы  төшкә хәтле  ике тапкыр күрсәтелде хәтта. Төштән соң  урта яшьтәге укучылар  шулай ук Туфан ага Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» исемле  тамашасын карады.  Тамаша караганнан соң, балалар яраткан артистларына  үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.  Машаллаһ!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ