Логотип Магариф уку
Цитата:

8 яшьлек Варвара Васыйлованың хыялы чынга ашты

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 8 яшьлек Варвара Васыйлованың «ШАЯН ТВ» студиясендә кунакта булу хыялы чынга ашты...

«Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашкан 8 яшьлек Варвара Васыйлованың «ШАЯН ТВ» студиясендә кунакта булу хыялы чынга ашты. Аның хыялы язылган уенчыкны чыршыдан Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров алган.

«Шаян ТВ» студиясенә Варвара әнисе Олеся Васыйлова белән килде. Варварага тумыштан ДЦП диагнозы куелган. Кунакны «ШАЯН ТВ» телеканалында эшләүче балалар каршы алды, экскурсия үткәрделәр. Беренче чиратта тапшырулар төшерелә торган студиядә булдылар. Варвара аларга үзе турында сөйләде, җырлап та күрсәтте.

Варвара дубляж студиясенең эше белән танышты. Ул үзе дә бу процесста катнашты. Мультфильм героеның «Менә шәп, менә шәп!», –  дигән сүзләрен әйтте.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ