Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәй көне Казанның 57 нче мәктәбенә капиталь ремонт ясалды

Быел җәй көне Казанның Киров районы Залесный бистәсендәге 57 нче мәктәпкә капиталь ремонт ясалган дип хәбәр итә Казан Мэриясе матбугат хезмәте.

 Бина 1966 елда төзелгән, шул вакыттан бирле яңартылмаган. Җәен уку йортында фасад, коммуналь челтәрләр һәм җылылык системасы тулысынча төзекләндерелгән. Шулай ук, холл, гардероб, спорт залы, чишенү-киенү бүлмәләре һәм актлар залы яңартылган.

Ә кечкенә сыйныфлар өчен яңа такталар, парталар һәм урындыклар урнаштырылган. Моннан тыш, мәктәпкә информатика, хезмәт, химия һәм физика дәресләре өчен заманча җиһазлар сатып алганнар, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Фото: Казан Мэриясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ