#Айданавыборы бәйгесе җиңүчеләренә айфон һәм айпадлар тапшырылачак
Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасы...
Татарстанда #Айданавыборы фотомарафоны старт алды. Селфи-бәйгенең төп бүләкләре арасында өч велосипед, дүрт айфон һәм өч айпад бар. #Айданавыборы медиатөркеме вәкиле Кирилл Ершов ТР Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шул хакта белдерде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы.
«Без кешеләрнең үз төбәгенә яратуы хакында сөйләүләрен телибез. Фотомарафонда танылган кешеләр, җәмәгать эшлеклеләре, блогерлар һәм спортчылар катнаша. Моның өчен РФ Президентын сайлауда катнашучыларга тавыш бирү участогындагы баннер янында фотога төшәргә һәм әлеге фотоны Интернетка урнаштырырга кирәк», - дип искәртте Кирилл Ершов.
Бәйгедә катнашу өчен үзеңнең сайлау участогыңа килергә һәм #Айданавыборы баннеры янында фотога төшеп, әлеге фотоны тиешле хештэг белән интернетка урнаштырырга кирәк. Конкурста җиңүчеләргә велосипед, айфон, айпад һ.б. кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйге 16 номинациядә үткәрелә. Аңа 26 мартта нәтиҗә ясалачак, җиңүчеләрне 31 мартта Казанда бүләкләячәкләр. Тавыш бирү марафонның рәсми сайтында узачак.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Анатолий Фомин: «Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли»
«Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм», - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.Фото: tatar-inform.ru «Татар-информ» мәгълүмат агентл...

«Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм», - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.Фото: tatar-inform.ru
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада Россия Президентын сайлау участокларында өч меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
Анатолий Фомин мәгълүмати-эксперт үзәгенең эш тәртибе, мәгълүматның ничек җиткерелүе хакында сөйләде. Көн дәвамында үзәккә утызлап эксперт киләчәге турында хәбәр ителде. Бу политологлар, галимнәр, халыкара күзәтүчеләр һәм башкалар. «Пирамида» сарае бүген үзенә күрә дискуссия мәйданчыгы булачак. Мәгълүмати-эксперт үзәгендә кырык матбугат чарасыннан йөз илледән артык журналист аккредитацияләнгән.
«Республика, ил һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле вакыйга булган Россия Президентын сайлау буенча күп айлык сайлау алды кампаниясе тәмамланды. Узган елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы законга төзәтмәләр кертеп, сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Россия һәм төбәкләрдәге Иҗтимагый палаталарга йөкләгәч, бу шундук берничә сорау уятты. Ник? Болай булганы юк иде бит? Мин әйтер идем, без моңа таба күптәннән барабыз. Чөнки Иҗтимагый палата төрле юнәлешләрне, иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Татарстанда 6 меңгә якын коммерцияле булмаган оешма исәпләнә, алар сәясиләштерелмәгән. Әлбәттә, иҗтимагый оешмалар фикере әһәмиятле. Минемчә, законга төзәтмәләр кертү гадел булды. Безгә мониторинг уздыру йөкләнде. Бу тавыш бирү көне генә түгел, кандидатларның чыгарылуы, сайлау штаблары, сайлау фондлары формалашуын да күзәтү», - дип белдерде Анатолий Фомин.
Иҗтимагый палата рәисе сайлау процессының барлык этаплары җәмәгать күзәтүчеләре игътибарында булуын билгеләп узды. «Без эшче төркемнәрне формалаштырдык. Алар 3 меңгә якын күзәтүчене өйрәтү белән шөгыльләнде. Бу барлык 43 муниципаль бермәлек вәкилләре. Барлык катламнар тәкъдим ителде. Без сайлау участокларында күзәтүчеләр аеруча объектив бәяләмә бирер дип өметләнәбез. Бүген көн дәвамында 2817 сайлау участогыннан күзәтүчеләрдән мәгълүмат килеп торачак. Без көн азагында йомгак ясарбыз. Эксперт үзәгенең максаты – дискуссияләр уздыру, барлык сәяси көчләр белән очрашу. Көн дәвамында барлык кандидатларның сайлау штаблары җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Аларның фикерләрен ишетәчәкбез. Без политологларны, галимнәрне тыңлаячакбыз. Сайлау участоклары ябылгач, якынча нәтиҗәләр игълан итәчәк. Иртәгә, берсе көнгә 6 елга сайланачак Россия Президенты исемен ишетәчәкбез», - диде Фомин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар