Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга кызлары мәчеттә ял итә

28 июльдән Алабуга шәһәрендә Җәмигъ мәчете тарафыннан яшь мөслимәләр өчен  оештырылган рухи танып белү курслары башланды. Курслар иртәнге сәгать 9 дан башланып көндезге 3 кә кадәр дәвам итә. Анда...

28 июльдән Алабуга шәһәрендә Җәмигъ мәчете тарафыннан яшь мөслимәләр өчен  оештырылган рухи танып белү курслары башланды. Курслар иртәнге сәгать 9 дан башланып көндезге 3 кә кадәр дәвам итә. Анда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге кызлар йөри.

Әхлак, Коръән дәресләреннән кала «Йорт эшләре» дәресләре уздырыла. Балалар ашарга пешерү, өй җыештыру, беренче ярдәм, тегү кебек шөгыльләр белән танышалар һәм аларны практикада үзләштерәләр.Курслар дәвамында «Сүз остасы», «Матурлык» конкурслары, «Күңелле стартлар» кебек уен-бәйгеләр, кул эшләре һәм ашарга пешерү буенча мастер-класслар, викториналар уздырыла. Һәр көнне ислам мультфильмнары карала һәм каралган өлеше буенча әңгәмә үткәрелә. Музейларга, паркларга бару, ярминкәләр оештырыла. Мәсәлән, 2 нче июль көнне уздырылган ярминкәдә балалар үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен, уенчыкларын, әниләре белән бергә пешергән ризыкларын саттылар.  Мондый чара аларны тормышка, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.
Курсларда татар телебез дә игътибарсыз калмый.  Махсус «Татар теле» көннәре үткәрелә. Бу көннәрдә балалар татар  тарихы, татар милләтенең гореф-гадәтләре һәм бәйрәмнәре белән таныша. Читек ясау буенча мастер-класс үткәрелә. Шулай ук балалардан татар телендә генә сөйләшү таләп ителә.


Яшь мөслимәләргә аралашу, теләгән эшләре белән шөгыльләнү өчен бераз ял вакыты да бирелә. Көненә ике тапкыр хәләл ризыктан пешерелгән аш-су белән туклану да каралган.
Курсларның тагын бер үзенчәлеге – аның кәрәзле телефоннарсыз үткәрелүе. Балаларның телефоннары җыеп алына һәм курслар ахырында гына бирелә.
Гомумән алганда, балаларның һәр көне кызыклы, файдалы вакыйгаларга бай.
Илзирә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

КФУ карамагындагы Алабуга институтының филология һәм тарих бүлеге студенты.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ