Логотип Магариф уку
Цитата:

Алабуга мәктәпләрендә «Татнефть» грантына сыйныф бүлмәләрен җиһазлыйлар

Алабуга мәктәпләрендә «Татнефть» гранты чараларына сыйныф бүлмәләре җиһазлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.Гомуми белем бирү оешмалары грантны былтыр алды, быел исә аны тормышка ашырыр...

Алабуга мәктәпләрендә «Татнефть» гранты чараларына сыйныф бүлмәләре җиһазлана. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Гомуми белем бирү оешмалары грантны былтыр алды, быел исә аны тормышка ашырырга керештеләр. Мисал өчен, 1нче мәктәптә роботлар техникасы кабинеты җиһазландырылган. Директор урынбасары Татьяна Трофимова сөйләвенчә, грантның миллион сумлык күләменә роботларның җиде комплекты, укучылар һәм укытучылар өчен күчмә ноутбуклары булган мобиль компьютер классы сатып алынган.
Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә грант хисабына информатика бүлмәсен җиһазлаганнар. Информатика укытучысы Татьяна Сучкова әйтүенә караганда, анда ремонт ясалган — стеналарны буяп, кабинетта да, лаборант бүлмәсендә дә җиһазларны алыштырганнар, кирәкле нәрсәләр сатып алынган. Болар: компьютерлар, интерактив такта, программалы тәэмин ителешле виртуаль күзлек.
Поспелово авыл мәктәбендә яңа физика бүлмәсе барлыкка килгән. Мәктәп директоры Фазыл Сөләйманов сөйләвенчә, моның өчен җиңелчә ремонт ясалган булган — стеналарны буяганнар, линолеумны яңартканнар, парта һәм җиһазлар алыштырылган. Яңа җиһаз да — физика буенча цифрлы лаборатория, уку-укыту тупланмалары, интерактив такта, күрсәтмә өстәл, проектор, күп функцияле җайланма сатып алганнар.
Шулай ук район мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» белем үзәкләре ачыла. Алар Танайка, Поспелово, Бехтерево, Костенеево, Иске Юраш авыл мәктәпләрендә һәм 11нче мәктәптә бар.
Быел Лекарево мәктәбендә ачылды. Биредә химия, биология, физика, бүлмәләре төзекләндерелә, кирәкле җиһазлар кайтарыла. 2022 елда Татарстанда барлыгы шундый 117 үзәк эшли башлады, алар табигый-фәнни һәм технология юнәлешендә «Заман мәктәбе» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ачылды.

Фото: «Алабуга нуры»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ