Алабуга укучылары стипендияләргә ия булды
Алабуга районы җитәкчелеге сәләтле укучыларны кызыксындыруның төрле үтемле юлларын эзләп таба һәм кулланылышка кертә. Укуда һәм фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән укучыларга район башлыгының...
Алабуга районы җитәкчелеге сәләтле укучыларны кызыксындыруның төрле үтемле юлларын эзләп таба һәм кулланылышка кертә. Укуда һәм фән олимпиадаларында уңышларга ирешкән укучыларга район башлыгының исемле стипендияләрен бирү – шундый кызыксындыру чараларының берсе. Әйтик, шушы көннәрдә шәһәр-район эшчәнлеге мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә район башлыгы бүләгенә лаек булган тугыз укучыны тәбрикләү тантанасы булды. Алар арасында районның Иске Юраш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Нәзилә Закирова да бар. Аңа 20 мең сумга сертификат тапшырдылар. Юкка гына түгел бу! Нәзилә җәмгыять белеме, рус теле, математика һәм инглиз теленнән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырган. Күрсәткечләре сөенечле. Киләчәктә ул лингвист я тәрҗемәче булырга ниятли.
Стипендия алучыларның икенчесе – Алабугадагы 1 нче гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Аделина Шәйхиева. Аңа 15 меңлек сертификат бүләк ителде. Аделина берьюлы ике – технология һәм рус әдәбиятыннан республика олимпиадаларында җиңүгә ирешкән Киләчәктә ул. тәрҗемәче булырга һәм тормышын инглиз телен тирәнтен өйрәнүгә багышларга җыена.
Район башлыгының исемле стипендияләренә шулай ук Алабуганың 9 нчы мәктәбеннән Нияз Кәлимуллин, Эмиль Әхмәтшин, Лев Кузнецов, 10 нчы күп профильле лицейдан Рәсим Бикмурзин, «Адымнар-Алабуга» күптелле комплекс укучысы Ксения Харитоновалар лаек булды. Аларның һәркайсына 10 – 18 мең күләмендәге сертификатка ия булды. Ә инде рус әдәбиятыннан һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарында һәзәр балл алуга ирешкән 9 нчы мәктәпнең һәм 4 нче гимназиянең чыгарылыш сыйныф укучылары Андрей Филиппов белән Тимур Гыйләҗевкә цифрлы техника кибетенә 15 әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Таһир Сабирҗанов
Фотолар Алабуга нуры сайтыннан
Комментарийлар