«Аллаһның 99 исеме» яссы скульптуралар коллекциясе
23 апрель көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгы Ислам мәдәнияте музеенда «Коръән сүзе гүзәллеге һәм илаһи исемнәр сыгылмалыгы» дип аталган уникаль күргәзмә ачылды.
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы белән берлектә әзерләнгән әлеге уникаль күргәзмә истәлекле вакыйгага – 2026 елда Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп игълан ителүенә багышлана. Экспозиция ике зур сәнгать күренешен берләштерә: Коръәннең кулъязма битләренең уникаль тупланмасы (кыйммәтле оригиналлардан күчермәләр) һәм Россиядә бердәнбер булган «Аллаһның 99 исеме» яссы скульптуралар коллекциясе, дип хәбәр итә музейның матбугат үзәге.
Экспозиция нигезен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы рәссам-реставраторы Дамир кәтиб Әхмәтгалиев тарафыннан эшләнгән 51 кулъязма Коръән бите тәшкил итә. Коллекцияне 30 басма һәм кулъязма китап, шамаил һәм каллиграфик картиналар (кит) тулыландыра.
Күргәзмәнең икенче өлеше уникаль сәнгать проекты – Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Азамат Гыйләҗетдинов тарафыннан булдырылган «Аллаһының 99 исеме» (Әл-Асма Әл-Хөсна) арт-объектлар коллекциясе. Бу – шомартылган бакырдан ясалган, авторның ажурлы кисү техникасында эшләнгән 99 яссы скульптурасы. Һәр исем (ар-Рахман, ар-Рәхим, әл-Малик, әл-Куддус һ.б.) агач нигезгә беркетелгән аерым фигура рәвешендә гәүдәләндерелгән.
Борынгы кулъязмаларның оста репликалары белән заманча скульптураны берләштергән күргәзмә, һиҗрәнең беренче гасырларыннан алып бүгенге көнгә кадәр, ислам сәнгатендә рухи традицияләрнең өзлексезлеген күрсәтә. Экспозиция дин, дөнья мәдәнияте тарихы, китап сәнгате һәм сакраль мирасның заманча интерпретацияләре белән кызыксынучыларның күңелен яулар дип көтелә.
Күргәзмә 2026 елның 23 апреленнән 22 сентябренә кадәр эшләячәк.





Комментарийлар