Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәт театрының спектакле Гран-при алды

Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле «Сообщение» театр фестиваленең Гран-приена ия булды. Лауреатлар исемлеге Коми-Пермяк милли театры фестиваленең ябылу тантанасында игълан ителде. Бу хакта «Тата...

Әлмәт театрының «Җил артыннан» спектакле «Сообщение» театр фестиваленең Гран-приена ия булды. Лауреатлар исемлеге Коми-Пермяк милли театры фестиваленең ябылу тантанасында игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

«Сообщение» милләтара театр фестивале Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә уза. Фестиваль иң дәрәҗәле театр фестивальләренең берсе санала. Спектакльдә төп рольләрне Динар Хөснетдинов, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов башкара.
Лауреатлар арасында Уфаның «Нур» театры да бар. Чулпан Раямова «Фатыйма» спектаклендә Фатыйма ролен башкарган өчен «Иң яхшы хатын-кыз» роле номинациясендә җиңде. Әлеге спектакль Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган.
Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Хакасия, Пермь һәм Лысьва театрлары катнашкан.
«Җил артыннан» спектаклен Әлмәт театрында Россиянең халык артисты Камил Тукаев куйган. Әсәрнең авторы – Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Әлеге спектакль белән театр 77 нче сезонын ачкан иде.
Спектакль «Тантана» премиясенең «Зур формалы иң яхшы спектакль» номинациясендә җиңү яулады. Кече шәһәрләр театры фестиваленә Гран-при алды. «Федерация» фестивалендә катнашты. 26 сентябрьдә Казанда күрсәтелде.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ