Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлмәттә Креатив процесслар фабрикасы ачылды

Әлмәттә Креатив процесслар фабрикасын ачу тантанасы булды...

25 декабрь көнне Әлмәттә Креатив процесслар фабрикасын ачу тантанасы булды. Ул талантлы яшьләргә ярдәм итү һәм аларны үстерү, үзара эш итү һәм иҗат итү өчен урын булдыру максатыннан ачылды. 

 

Ачылыш тантанасында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнашты. Чара барышында Ринат Садыйков бүләкләү тантанасын үткәрде һәм яшүсмерләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

 

«Фабрика» проекты яшьләрне үстерү өчен төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу бинадагы һәр бүлмәнең үз максаты һәм бурычы бар. Концертлар, мастер-класслар, тренинглар һәм презентацияләр үткәрү өчен кулланыла торган күп функцияле Blackbox залыннан алып тегү лабораториясенә кадәр  анда үз креатив идеяләреңне уникаль әйберләргә әверелдерү мөмкин.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ