Алмаз Хәмидуллин Global Teacher Prize премиясенә дәгъва кыла
Казан шәһәренең "Унбер" күппрофильле лицее директоры Алмаз Хәмидуллин Global Teacher Prize премиясенә дәгъва кылучы топ-50 укытучылар исемлегенә керде. Премия күләме - 1 миллион сум.Конкурста дө...
Казан шәһәренең "Унбер" күппрофильле лицее директоры Алмаз Хәмидуллин Global Teacher Prize премиясенә дәгъва кылучы топ-50 укытучылар исемлегенә керде. Премия күләме - 1 миллион сум.
Конкурста дөньяның 121 иленнән 8 мең укытучы катнашкан.
"Дөньяның топ-50 укытучылары арасында булу - зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Бу - безнең уртак җиңүебез. Мине бу җиңүгә этәргән һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм. Беренче чиратта гаиләмә. Алар минем терәгем, мәхәббәтем һәм бетмәс-төкәнмәс энергия чыганагы. Казан минем өчен икенче туган йортым, ә хезмәттәшләрем - икенче гаиләм. Лицей командасы белән без 3 ел эчендә "Россия Ел укытучысы" ТОП-5 конкурсына эләктек. Шулай ук без бик яхшы математик мәктәп булдырдык. Анда тәрбияләнүчеләр төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар булды. Үземнең укыган университетыма @officialmsu (анда мин бик яхшы белем алдым), «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын оештыручы - мәгариф министрлыгына @minprosvet һәм «Учительская газета» коллективына @uchitelskaya_gazeta (анда мин бик яхшы педагогик тәҗрибә алдым), мәгарифне үстерүгә зур игътибар бирүче республика җитәкчелегенә һәм Казан шәһәре мэриясенә аерым зур рәхмәтемне белдерәм" - дип яза ул үзенең инстрагам аккаунтында.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Комментарийлар