Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталы белән шәхси мәктәпләрне түләп була

Россия хөкүмәте ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер ата-аналар бу акчаны шәхси укытучыларның дәресләренә түләүгә, шулай ук бала дәүләтнеке булмаган бакчага йөргән яки шундый мәктәптә...

Россия хөкүмәте ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтте. Хәзер ата-аналар бу акчаны шәхси укытучыларның дәресләренә түләүгә, шулай ук бала дәүләтнеке булмаган бакчага йөргән яки шундый мәктәптә укыган очракта, аның чыгымнарына тота алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, мондый хезмәтләр күрсәтүче шәхси эшкуарның белем бирү эшчәнлегенә дәүләт лицензиясе булырга тиеш.
Ата-аналарга шулай ук ике документ – гариза һәм шәхси эшкуар белән төзелгән, хезмәтнең бәясе күрсәтелгән килешү – тәкъдим итәргә кирәк. Моны Пенсия фондына, ана капиталы буенча хезмәт күрсәтә торган күп функцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп, яки «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша эшләргә мөмкин.
Элегрәк ана капиталын шәхси белем бирү оешмалары юридик зат буларак теркәлгән очракта гына баланың шундый мәктәптә укуына түләү өчен файдаланырга мөмкин иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ