Логотип Магариф уку
Цитата:

Анатолий Фомин: «Татарстанда сайлау участокларында 3 меңгә якын күзәтүче эшли»

«Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм», - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.Фото: tatar-inform.ru «Татар-информ» мәгълүмат агентл...

«Сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Иҗтимагый палаталарга йөкләү гадел дип саныйм», - ди Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе.
фомин

Фото: tatar-inform.ru


 
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, республикада Россия Президентын сайлау  участокларында өч меңгә якын күзәтүче эшли. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте.
Анатолий Фомин мәгълүмати-эксперт үзәгенең эш тәртибе, мәгълүматның ничек җиткерелүе хакында сөйләде. Көн дәвамында үзәккә утызлап эксперт киләчәге турында хәбәр ителде. Бу политологлар, галимнәр, халыкара күзәтүчеләр һәм башкалар. «Пирамида» сарае бүген үзенә күрә дискуссия мәйданчыгы булачак. Мәгълүмати-эксперт үзәгендә кырык матбугат чарасыннан йөз илледән артык журналист аккредитацияләнгән.
«Республика, ил һәм бөтен дөнья өчен әһәмиятле вакыйга булган Россия Президентын сайлау буенча күп айлык сайлау алды кампаниясе тәмамланды. Узган елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы законга төзәтмәләр кертеп, сайлау хокуклары үтәлешен мониторинглау вәкаләтләрен Россия һәм төбәкләрдәге Иҗтимагый палаталарга йөкләгәч, бу шундук берничә сорау уятты. Ник? Болай булганы юк иде бит? Мин әйтер идем, без моңа таба күптәннән барабыз. Чөнки Иҗтимагый палата төрле юнәлешләрне, иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Татарстанда 6 меңгә якын коммерцияле булмаган оешма исәпләнә, алар сәясиләштерелмәгән. Әлбәттә, иҗтимагый оешмалар фикере әһәмиятле. Минемчә, законга төзәтмәләр кертү гадел булды. Безгә мониторинг уздыру йөкләнде. Бу тавыш бирү көне генә түгел, кандидатларның чыгарылуы, сайлау штаблары, сайлау фондлары формалашуын да күзәтү», - дип белдерде Анатолий Фомин.
Иҗтимагый палата рәисе сайлау процессының барлык этаплары җәмәгать күзәтүчеләре игътибарында булуын билгеләп узды. «Без эшче төркемнәрне формалаштырдык. Алар 3 меңгә якын күзәтүчене өйрәтү белән шөгыльләнде. Бу барлык 43 муниципаль бермәлек вәкилләре. Барлык катламнар тәкъдим ителде. Без сайлау участокларында күзәтүчеләр аеруча объектив бәяләмә бирер дип өметләнәбез. Бүген көн дәвамында 2817 сайлау участогыннан күзәтүчеләрдән мәгълүмат килеп торачак. Без көн азагында йомгак ясарбыз. Эксперт үзәгенең максаты – дискуссияләр уздыру, барлык сәяси көчләр белән очрашу. Көн дәвамында барлык кандидатларның сайлау штаблары җитәкчеләре чыгыш ясаячак. Аларның фикерләрен ишетәчәкбез. Без политологларны, галимнәрне тыңлаячакбыз. Сайлау участоклары ябылгач, якынча нәтиҗәләр игълан итәчәк. Иртәгә, берсе көнгә 6 елга сайланачак Россия Президенты исемен ишетәчәкбез», - диде Фомин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ