Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәннәт бакчасы»: Татарстан Республикасы Милли музеенда ислам сәнгатенең яңача күренеше

Бүген, 13 майда, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җәннәт бакчасы: Россия ислам сәнгате» дип исемләнгән уникаль күргәзмәне тәкъдим итү чарасы узды.

Бу проект Татарстан Республикасы Милли музее, Стрит-артны өйрәнү институты, Көнчыгыш музее һәм Мәрҗани фонды берлегендә тормышка ашырыла.

Күргәзмә ислам сәнгатенә һәм бакчаларның мөселман мәдәниятендәге урынына багышланган. Экспозиция төрле чорларга караган тарихи экспонатларны һәм замана рәссамнарының әсәрләрен бергә туплаган. Күргәзмә үзе гөбәдия (катлы-катлы пирог) принцибы буенча төзелгән – барлык сизү органнары белән комплекслы кабул итү. Борынгы кулъязмалар һәм альбомнар аудио-хикәяләр һәм яктылык инсталляцияләре белән аерылып тора. Ә аутентик көнкүреш әйберләре – хәзерге рәссамнарның интервенцияләре, флористик композицияләр һәм ольфактор объектлар белән тулыландырылып алып барыла.

Күргәзмәнең концепциясе – бакчаның эмоциональ кабул ителеше: ул җәннәт символы гына түгел, ә социаль бәйләнешләр, рухият һәм мәхәббәт киңлеге дә. Экспозиция алты зонадан тора: Дөньяара, Бакча, Рухилык, Мәхәббәт, Җисманилек, Үлем.

Күргәзмә кураторлары – Әльфрид Бустанов (ТР Милли музее генераль директоры киңәшчесе), Полина Ёж (Стрит-артны өйрәнү институты нигез салучысы) һәм Илья Зайцев (Көнчыгыш музее генераль директоры урынбасары).

Күргәзмә 29 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ