Логотип Магариф уку
Цитата:

Апанайда Насыйриның “Утыз вәгазь” китабын укыйлар

Казанның Апанай мәчетендә журналистлар өчен ифтар мәҗлесе булып узды. Ифтарга кадәр мәчет имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров дини һәм мәдәни традицияләрне, шул исәптән татар дини мирасын өйрәнү аша да, саклауның мөһимлеге турында бәян итте.

–Быел без мәчетебездә ифтарлар уздыру форматларын да азрак үзгәрттек. Көн саен бездә тәравих намазы укыла. Тәравих намазыннан соң аннан соң татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның гарәп телендә язылган “Утыз вәгазь” китабыннан көн саен бер вәгазь укыйбыз. Бу галимнең Коръән телен бик яхшы белүе һәм аңлаешлы итеп язуы турында сөйли, – диде хәзрәт.

“Рамазан кичләрендә вә башка вакытларда сөйләр өчен вәгазьләр” дип гарәп телендә язылган басма  тышлыгында “Бу китап басмасына рөхсәт бирелде Санкт-Петербургта 11 ноябрьдә 1886 елда” диелгән язуы да бар. Казан университеты басмаханәсендә Каюмның үз хисабына (харәҗәте илән) 1888 елда бастырылган.  Тарихи китапны  Апанай мәчетенә мәхәллә кешеләре элеккеге язу дип китергән була. 

Мәдрәсә җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров исә мәчеттә һәм мәдрәсәдә оештырылган гамәлләр, чаралар турында сөйләде. Бинаның мәхәлләгә тапшырылуын, ә 2020 елда реставрацияләнүен искә төшерде. Ул журналистлар белән очрашу өчен бу урынның тарихи ролен ассызыклады: биредә бөтен төрки дөньяда популяр дәреслекләр авторы Әхмәтһади Максуди, булачак башкорт милли эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди, драматург Гафур Коләхмәтов һәм башка күренекле шәхесләр гыйлем биргән.

Дини мәҗлестә шулай ук журналистлар үзләре дә чыгыш ясады. «Манзара» программасы мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлексе Илдар Кыямов тарихи хәтерне саклауның мөһимлеге ассызыклап үтте, ул үзенең туган авылы –Чирмешән районының Кара Чишмә авылында имам булып торган дин әһелләре турында сөйләде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ