Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада хатын-кызлар командалары хоккей уйнады

Арчада хатын-кызлар командалары хоккей уйнады. Казанның «Маруся» һәм Арча районы өчен уйнаган «Анаконда» командалары очрашты. Ике команда да Казаннан кайтты.«Анаконда» командасында Арча кызы...

Арчада хатын-кызлар командалары хоккей уйнады. Казанның «Маруся» һәм Арча районы өчен уйнаган «Анаконда» командалары очрашты. Ике команда да Казаннан кайтты.

«Анаконда» командасында Арча кызы Эльвира Мостафина уйный. Хоккей командалары белән очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Уеннар күңелле барды. Арча өчен уйнаган «Анаконда» командасы 9:1 исәбе белән көндәшен җиңде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» хәбәр итә.
«Арчада иптәшләрчә очрашуның максаты – Татарстанда хатын-кызлар хоккей командаларын үстерү, аларның данын күтәрү. Безнең командада 18 хатын-кыз уенчы тупланган. Киләсе елда төнге лигада уйнарга исәп. Башка районнарны да очрашуга чакырабыз. Ә Арча районында кечерәк кызлардан хоккей командасы тупларга җыенабыз. Безнең капитан Лиана Луканина– шәп оештыручы. Ул спорт академиясендә укый», – диде Эльвира Мостафина.
tatar-inform фото: "Арча хәбәрләре"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ