Әстерханда Каюм Насыйри институты үзәге
15 октябрьдә, Әстерханда «Дуслык» татар милли мәдәнияте өлкә җәмгыяте базасында КФУның Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәген ачу тантанасы булды.
Тантаналы чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУ галимнәре, шулай ук Татарстанның Арча, Лаеш һәм Питрәч районнары мәгариф өлкәсе вәкилләре катнашты.
Институт Әстерхан үзәген кирәкле уку материаллары: дәреслекләр, энциклопедияләр, сүзлекләр белән тәэмин итәчәк. Үзәктә татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар, Казан педагогларының татар әдәбияты буенча лекцияләре, фәнни конференцияләр һәм башка белем бирү чаралары оештырылачак.





Комментарийлар