12 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Әстерханда Каюм Насыйри институты үзәге
15 октябрьдә, Әстерханда «Дуслык» татар милли мәдәнияте өлкә җәмгыяте базасында КФУның Каюм Насыйри институты мәгариф-мәдәни үзәген ачу тантанасы булды.
-
Халыкара «Тумашева укулары»
20–22 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында академик Диләрә Тумашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни конференция узды.
-
Һөнәри бәйгеләрнең танылган осталары
Укытучы хезмәтенең иң зур бәясе – укучыларының уңышлары, ә һөнәри осталык бәйгеләрендә яуланган җиңүләр – педагогның үз эшенә тугрылыгын, эзләнүен һәм тәҗрибәсен тану. 2026 елда Татарстан мәгарифе вәкилләре, Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсларында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, республикабызның педагогик мәктәбен бөтен илгә танытты. Казан тәрбиячесе абсолют җиңүче булды, укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре иң көчле катнашучылар рәтенә керде, туган телне укытучы мөгаллимнәребез дә призлы урыннар яулады.
-
Татарстан халкы «Географик диктант»та катнаша ала
22 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр республика халкы Рус география җәмгыятенең XII халыкара мәгърифәтчелек акциясендә – «Географик диктант»та катнаша ала.
-
Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор
ТР Фәннәр академиясендә татар халык эпосын, дастаннарны һәм төрки халыкларның эпик традицияләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Фатих Урманчеевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Гуманитар фәннәр парадигмасында фольклор» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.




