Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнә театры Кыргызстанга татар концертларын алып барган

Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәрендә театральләштерелгән концерт биреп кайтты. Караколда бу беренче татар концерты булган, дип хәбәр итә «Татар-информ». «Безнең иҗади сәфәребез Идел буе Болга...

Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәрендә театральләштерелгән концерт биреп кайтты. Караколда бу беренче татар концерты булган, дип хәбәр итә «Татар-информ». 
«Безнең иҗади сәфәребез Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән оештырылды. Чыгышларыбыз Бишкек, Каракол, Җәлалабад һәм Ош шәһәрләрендә булды», – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.
«Тамашачы безнең концертның Каракол шәһәрендә беренче татар концерты булуын әйтте. Җәләлабадта соңгы татар концертын 17 ел элек Башкортстаннан килеп куйганнар дип хәтерлиләр», – диде ул.
Әтнә театры Кыргызстанда яшәүче татарлар өчен махсус концерт программасы төзегән. Сценарий авторы һәм алып баручы – театрның маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.
«Кыргызстанда нинди татарлар яшәвен – аларның нинди тамырлардан, нинди нәселдән булуларын өйрәндем. Анда бик затлы татарлар яши икән. Алар патша Россиясе белән Ефәк юлын бәйләүче татар сәүдәгәрләре нәселе», – диде Гөлүсә Батталова. Ул анда яшәүче татарлар өчен махсус шигырьләр язылуын әйтте.
«Концертыбызга төрле яшьтәге тамашачы килгән иде. Һәр шәһәрнең тамашачысы үзенчә. Барысы да бик җылы кабул итте. Бик күп чәчәкләр бүләк иттеләр. Минем эшләгән дәверемдә ул кадәр чәчәк алганым булмагандыр», – диде театр актрисасы Рәзилә Шәрифуллина.
Һәр шәһәр администрациясе вәкилләре Әтнә театры коллективына рәхмәт белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ