Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (24-30 май)

Кучкар. Үткәннәргә кайту - һәрвакытта да начар адым түгел. Әгәр дә сез башка шәһәргә күчү, сөйгәнегезгә  шалтырату яки яңадан укырга бару турында уйласагыз, йолдызлар бу идеяне яхшылап уйларга ки...

Кучкар. Үткәннәргә кайту - һәрвакытта да начар адым түгел. Әгәр дә сез башка шәһәргә күчү, сөйгәнегезгә  шалтырату яки яңадан укырга бару турында уйласагыз, йолдызлар бу идеяне яхшылап уйларга кирәк, диләр. Карарны яхшылап уйлаганнан соң гына кабул итегез.
Үгезбозау. Бүгенге көн - сәяхәтләр һәм яңа башлангычлар өчен уңышлы көн. Әмма планнар төзү һәм билетлар сатып алу белән ашыгырга кирәк түгел. Киләчәк ялыңны җентекләп һәм үлчәп планлаштыру бик мөһим. Эш алыштырырга уйлаган кешеләргә атна уңышлы булачак.
Игезәкләр. Тормышта сез өмет иткән үзгәрешләр өчен яхшы чор түгел. Эштә хезмәттәшләр белән аңлашылмаучылык булырга мөмкин. Низагны озакка сузмаска тырышыгыз, югыйсә киләчәктә мөнәсәбәтләрне җайлау кыен булачак.
Кысла. Әлеге чорда сезне күңелле үзгәрешләр көтә. Бернинди хәйлә көтмәгез: сез, чыннан да, моңа лаек. Атна ахырына якынрак сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләрдә борылыш вакыты булырга мөмкин. Мөнәсәбәтләрне һәм аларда үзегезнең рольне яңабаштан карап чыгыгыз.
Арыслан. Күңелле яңалыклар клиентларыгыздан яки партнёрларыгыздан киләчәк – үзара эш шулкадәр нәтиҗәле булып чыкты, сезнең белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә яисә контрактны озайтырга карар кылдылар. Киләчәктә сезнең контораны яхшы табыш көтә, ә шәхсән үзегезне – премия.
Кыз. Көчегезне саклагыз һәм стресслы хәлләрдән читтә торыгыз. Хәзер сез үпкәчел, ачулы булырга мөмкин. Теләсә нинди вак-төяк тә сезне чыгырдан чыгарырга сәләтле. Үз энергиягезне уңай юнәлешкә җибәрегез. Күңелегезгә рәхәтлек китерә торган эшләргә күбрәк вакыт бирегез.
Үлчәу. Эш мәсьәләләренә кагылышлы сораулар күп булачак, аларны үзегезгә хәл итәргә туры киләчәк. Кызмагыз һәм ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Сез теләсә нинди проблеманы чишә һәм эшне вакытында башкара аласыз. Зур әйберләр сатып алудан әлегә тыелып торырга кирәк.
Чаян. Киләсе атна дәвамында сезнең юлда бернинди каршылыклар да булмаячак диярлек. Ләкин тынычланмагыз. Көтелмәгән хәлләр сагалап торуы бар. Эшлекле партнерлар белән аралашуда тынычлык саклагыз һәм хезмәттәшләрегез белән, аеруча капма-каршы җенес вәкилләре белән, куркынычсыз дистанцияне тотыгыз.
Укчы. Тирә-юнегездәге кешеләргә карата игътибарлырак булыр вакыт җитте. Араларында үзеңне сак тотарга кирәк булганнары да бар. Сәламәтлегегезгә игътибар итегез: хәзер көтелмәгән авырулар килеп чыгарга мөмкин. Һәр көнегезне кичтән планлаштырыгыз, Югыйсә, бернигә дә өлгермәячәксез.
Кәҗәмөгез. Бу атна бик актив башланачак, сез үзегез һәм тышкы кыяфәтегез белән шөгыльләнәчәксез. Ай фазалары буенча, тренировкалар һәм спа-процедуралар сезне шатландырачак. Йөзү аеруча нәтиҗәле булачак.
Сукояр. Кичектерелеп килгән эшләргә тотынырга вакыт. Профессиональ мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәлерәк хезмәттәшләрегез киңәшләренә колак салырга кирәк. Атна уртасыннан алып, атна ахырына кадәр сезнең тормышыгызда дусларның уңай роле артачак. Бу - яңа танышулар һәм дусларча аралашу өчен яхшы вакыт.
Балыклар. Мөгаен, сезгә йортны төзекләндерү һәм гаиләгә бәйле матди мәсьәләләрне җайга салуга игътибарны юнәлтергә туры килер. Атна ахырында йорт өчен сатып алулар ясарга тәкъдим ителә, алар сезгә озак хезмәт итәчәкләр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ