Логотип Магариф уку
Цитата:

Аулак өй «телчәннәрне» җыя

Татарстан Республикасының Мәгариф, мәдәният һәм яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылган «Аулак өй – баттл...

Татарстан Республикасының Мәгариф, мәдәният һәм яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә оештырылган «Аулак өй – баттл» (телчәннәр ярышы) проекты республикабыз җәмәгатьчелеген  үз эшчәнлеге, ният-максатлары белән таныштыруны дәвам итә.

 


Чираттагы чара 27 октябрьдә башкалабызның Авиатөзелеш районындагы 5 нче гимназиядә (Гудованцев ур. 26 й.) уздырылачак (сәгать уннан сәгать бергә кадәр). Анда әүвәл татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының семинары үткәрелә. Киңәшмәдән соң Казаннан, республикабызның төрле районнарыннан, Чувашстаннан җыелган талантлы шәхесләребез халык авыз иҗаты, татар әдәбияты үрнәкләре белән беррәттән  үз илһам җимешләре белән дә таныштырачак. Гимназия мөгаллимнәре чара кысаларында уку йортының эшчәнлеге белән таныштырырга вәгъдә итә.
 Кичә «Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мирас елы» кысаларында оештырыла.

Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ