Бәйрәм көннәрендә Казанда иминлек чаралары көчәйтелә
Кышкы каникул чорында башкаланың бәйрәм мәйданчыкларында полиция хезмәткәрләре кизү торачак, тикшерү комплекслары оештырылачак, шулай ук машиналар хәрәкәтен чикләячәкләр, дип хәбәр итә “Вечерная Казань” газетасы.
Күңел ачу чараларына үзең белән зур габаритлы һәм металл әйберләр алып йөрү тыела. Росгвардия дә сак буенча бурычларны үтәүгә әзер, дип белдерде Казан буенча ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы Андрей Козловский.
Исегезгә төшерәбез, бәйрәм-тамаша шәһәрнең сигез мәйданчыгында узачак: «Казан» гаилә үзәге территориясендә, Иске Татар бистәсендә, «Черек күл» паркында, Дәрвишләр скверында һәм башка урыннарда.
Фото: Гүзәл Закирова





Комментарийлар