Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала-Ситида Туган тел фестивале

Фестиваль кысаларында әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрде.

«Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында бишенче тапкыр республикакүләм «Туган тел фестивале» узды. Чарада республикада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар катнашты.

ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Фестиваль кысаларында әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрде. Укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнде, татар телендә алып барырга мөмкин булган проектлар белән танышты. Оештыручылар сүзләренчә, тыңлаучы буларак, бишенче фестивальдә 120 кеше катнашкан.

Фото: balacity.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ