15 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Бала-Ситида Туган тел фестивале
Фестиваль кысаларында әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрде.
-
Казанда Дәрдемәндне искә алалар
ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбиятының классик шагыйре, нәшир, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859–1921) тууына 165 ел тулуга багышланган «ДӘРДЕМӘНД: ШӘХЕС, ШАГЫЙРЬ, ФИКЕР ИЯСЕ» дип аталган түгәрәк өстәл оештыра.
-
Очучыдан галимлеккә илткән юл
Котлыйбыз! 50 ел дәвамында педагоглык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова – «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары коллективы өчен дә көтеп алынган остаз. Ул – «Авыл укытучысы» бәйгесенең алыштыргысыз жюри рәисе. Без аны олы юбилее белән тәбрик итәбез, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иман байлыгы, имин, озын гомер телибез!