Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату вакытыннан алда төгәлләнәчәк

Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату лагерьларның тулысынча диярлек (90 проценттан артык) тулуы сәбәпле вакытыннан алда – 15 июньдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туризм буенча федераль...


Балалар кешбэгы буенча юлламалар сату лагерьларның тулысынча диярлек (90 проценттан артык) тулуы сәбәпле вакытыннан алда – 15 июньдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Туризм буенча федераль агентлык башлыгы Зарина Догузовага сылтама белән хәбәр итә.




«Быел балалар кешбэгы программасы буенча балалар лагерьларына юлламаларга ихтыяҗ узган елгы күрсәткечләрдән ике тапкыр артып китә. Әйтик, июнь башына программа буенча 550 меңнән артык юллама сатып алынган инде, хәзерге вакытта әлеге программада катнашучы лагерьлар 90 процентка тулган. Программада 1,5 тапкырга күбрәк лагерь катнаша, аңа беренче тапкыр стационар гына түгел, палаткалы лагерьлар да кушылды», - диде Догузова.
«Җәйгә дигән юлламаларның күп өлеше инде сатылуын исәпкә алып, без бер атнадан соң, ягъни 15 июньгә каршы төндә программа буенча юлламалар сатуны төгәллибез. Шул рәвешле, планлаштырып та, бу программадан файдаланмаган кешеләрнең моны эшләү өчен бер атна вакыты бар әле», - дип өстәде ул. 
«Татар-информ» материаллары буенча

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ