Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларга гаджетлар куллану вакытын чикләргә тәкъдим иттеләр

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы балаларның смартфон, планшет һәм башка җайланмалар куллануына кагылышлы тәкъдимнәр әзерләгән. Ведомство фикеренчә, экран алдында үткәрелгән вакытны баланың яшенә карап билгеләргә кирәк.

2-3 яшьлек балалар өчен экран алдында үткәрелгән вакыт көненә 20 минуттан да артмаска тиеш. 3-7 яшьлек балаларга бер сәгатькә кадәр, 7-11 яшьлекләргә –  бер ярым сәгатькә кадәр, ә 11-16 яшьлек үсмерләргә ике сәгатьтән дә артык булмаска киңәш ителә.

Министрлык шулай ук балаларның экран каршында үткәргән вакытын хәрәкәт активлыгы белән чиратлаштырырга, аларның гәүдә тотышын, күз һәм ишетү органнарына булган йөкләнешне контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үтә.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ