Балаларны "Чыршыңны күрсәт!" Яңа ел акциясендә катнашырга чакыралар
Яңа елга кадәр бик аз вакыт калды, димәк, Яңа ел чыршысын бизәр вакыт җитте! Татарстан мәктәпләре биналарында һәм территорияләрендә гирляндалар, Кыш бабай һәм Кар бабайлар фигуралары, бизәлгән чыршыла...
Яңа елга кадәр бик аз вакыт калды, димәк, Яңа ел чыршысын бизәр вакыт җитте! Татарстан мәктәпләре биналарында һәм территорияләрендә гирляндалар, Кыш бабай һәм Кар бабайлар фигуралары, бизәлгән чыршылар һәм башка бизәкләр барлыкка килә башлады, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.
Үз мәктәпләрендә бәйрәм атмосферасын ясарга омтылучы балалар һәм өлкәннәрдә уңай хис-кичерешләр һәм күңелле идеяләр барлыкка килә. Бераз гына фантазия һәм мәктәп диварлары Яңа ел әкиятенә әверелә. Ә сез чыршы бизәдегезме, әллә сыйныф кабинетыгызны бизәдегезме? Ул чагында тизрәк Мәгариф министрлыгы төркемендә үзегезнең фотографияләр белән уртаклашыгыз: https://vk.com/wall-1749640_3795
Иң якты фотосурәтләрне аерым постта бастырырга вәгъдә итәләр! Үзегезнең мәгариф учреждениегезне күрсәтергә дә онытмагыз.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар