Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалы гаиләләргә ярдәм арта

1 февральдән социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк.

1 февральдән социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү Россиядә якынча 20 млн кешегә кагылачак. Бу хакта хөкүмәт киңәшмәсендә Премьер-министр Михаил Мишустин сөйләде.

«1 февральдән 40 тан артык төрле түләү һәм пособие индексацияләнәчәк. Хөкүмәтнең шул хактагы карары әзерләнгән. Гражданнар алдында социаль йөкләмәләрне үтәү федераль бюджет тарафыннан тулы күләмдә каралган, аны узган ел Россия Президенты Владимир Путин раслады», – диде Министрлар Кабинеты җитәкчесе.

Балалы гаиләләргә ярдәм арта. Шулай итеп, бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 24,6 мең сумга кадәр үсә. Баланы карау буенча ай саен түләнә торган пособие дә арта.

Моннан тыш, ана капиталы беренче балага 586,9 меңнән 630,4 мең сумга кадәр артачак, икенче һәм аннан соңгы балаларга 775,6 мең сумнан 834 мең сумга якын (әгәр беренче балага алмасалар) бирелә. Әгәр дә гаилә ана капиталының бер өлешен сарыф итсә, аның калганы гына индексацияләнә.

Шулай ук инвалид, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Россия Герое, Хезмәт Герое һәм башка гражданнарга түләүләр артуы каралган.

«Тулаем алганда, мондый чара якынча 20 млн кешегә кагылачак, һәм алар үзләренә тиешле акчаны алырга тиеш», –  дип китерелә Премьерның сүзләре Министрлар Кабинеты Телеграм-каналында.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Ижау балалары Казанда татарча спектакль уйнаячак

Мондый үзенчәлекле тамаша иртәгә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда булыр дип көтелә.

Анда ут күршеләребез булган Удмуртия башкаласы – Ижау каласында эшләп килүче «Чулпан» балалар театрының яшь артистлары сөекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектаклен музейга килүчеләргә уйнап күрсәтәчәк. Пьесаның авторы – шагыйрь җанлы яшь драматургыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин. 

«Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында. Анда хуҗа малай яңа гына табып кайткан кечкенә көчекнең өрә белмәвеннән кемгә нинди зыян була алсын дип уйлый. Ишегалдында уйнап-көлеп яшәүдән башкада гаме булмаган Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне дә, Акбай белән танышканнан соң, шулай фикер йөртәләр. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп кергәч... ниләр булганын музейга килеп, спектакльне карагач, үзегез белерсез һәм дөрес  нәтиҗә ясарсыз, дип уйлыйм, яшь тамашачылар. Акбай белән Сарык бәрәне нишләр? Дусларын коткара алырлармы? 

Ижаудагы «Чулпан» балалар театры җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлева.

Татар телендә барачак спектакль дүрт яшьтән алып ун яшькәчә булган балалар өчен тәкъдим ителә. Спектакльне караганнан соң, пьеса авторы Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу көтелә, Габдулла Тукай музее заллары буйлап экскурсия дә оештырылачак.  

Таһир САБИРҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ